2024 елның 17-18 февралендә Казан олимпиада резервы училищесының «Олимпиец» спорт комплексында 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды, алар танылган спортчылар, СССРның халыкара класслы спорт мастерлары Наил Вәли улы Измайлов, Герман Феодосиевич Новиков һәм Илдус Мөхәммәтшин улы Мөхәрләмов истәлегенә багышланды. Казанда әлеге турнир инде унынчы тапкыр уздырыла.
Турнирда Идел буе федераль округы, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Севастополь шәһәреннән 186 спортчы катнашты.
Татарстан көрәшчеләре тугыз авырлык категориясендә җиңүче булдылар.
Авырлык категорияләре тәртибендә беренче урыннарны алдылар:
32 кг. Кирдин Михаил, Бөгелмә;
35кг. Юкин Александр, Яр Чаллы;
38кг. Замятин Никита, Киров өлкәсе;
41кг. Катаев Иван, Киров өлкәсе;
44кг. Сөләйманов Мәлик, Казан;
48кг. Шәйгарданов Шамил, Яр Чаллы;
52кг. Абдулгалиев Акпар, Ырымбур өлкәсе;
57кг. Невский Александр, Марий Эл Республикасы;
62кг. Ишков Захар, Бөгелмә;
68кг. Талибуллин Марат, Зәй;
75кг. Хәбибуллин Данил, Казан;
85кг. Таланцев Никита, Мари Эл Республикасы;
92кг. Широков Данил, Удмурт Республикасы;
100 кг. Петров Александр, Зәй;
110 кг. Җамалиев Әмир, Бөгелмә.