3 мартта Азнакайда Гаилә елына багышланган «Гаилә эстафетасы» чаңгы ярышлары узды.
Азнакай районының иң актив гаиләләре чаңгы ярышында катнашу өчен чаңгы базасына җыелды. Искәртеп узабыз, чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Барлык нәтиҗәләр дә ГТО нормативлары исәбенә керде.
Һәр команда составында 2 кеше – бала (18 яшькә кадәр) һәм ата-ана (әни ил әти ,аби яки бабай) катнашты. Чаңгы узышына барлыгы 14 команда килгән призерлар булган:
1 урын-Шакировлар гаиләсе
2 урын-Шакировлар гаиләсе
3 урын-Тазовлар гаиләсе