«Рубин» - кызлар арасында футбол буенча ТР кышкы беренчелеге җиңүчесе

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

1-3 мартта Түбән Кама шәһәренең «Чулман Арена манежында» 2010-11 елгы кызлар арасында футбол буенча 2024 елгы Татарстан Республикасының кышкы беренчелеге" турниры тәмамланды

Җиңүче булып Казанның «Рубин»командасы танылды. Казан кызлары бер генә матчта да җиңелмичә, бөтен дистанцияне ышанычлы үттеләр. Икенче урынны «Әлмәт мәктәбе» командасы алды, кертелгән һәм төшерелгән туплар аермасы буенча Казанның «Мирас»командасын узып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International