4 мартта ГТО региональ операторы 2024 елда Татарстан Республикасы халкы арасында ГТО кышкы фестиваленә йомгак ясады. Чара ел саен «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Фестиваль 3 этаптан тора, аларда барлыгы 8 меңнән артык кеше катнаша. Катнашучыларга командалар белән аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, көч гимнастикасы, ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән басып торудан алга авышу һәм чаңгыда йөгерү кебек сынауларда ярышырга туры килде.
Финал-республика этабына 12 команда сайлап алынды. Аның нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Шәһәр командалары арасында
1 урын-Яр Чаллы
2 урын-Түбән Кама
3 урын-Әлмәт
Район командалары арасында
1 урын – Яшел Үзән районы
2 урын-Чүпрәле районы/Азнакай районы
3 урын-Саба районы
Җиңүчеләргә һәм призерларга ГТО Бөтенроссия комплексының кубоклары, медальләре, дипломнары тапшырылды, шулай ук спорт инвентаре җыелмалары бүләк ителде.