5 марттан 7 мартка кадәр Казанның «Ак Барс» Көрәш сарае келәмнәрендә корэш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Ярышларда 40 команда составында 350дән артык спортчы катнашачак.
Республиканың иң көчле спортчылары 11 авырлык категориясендә көрәшәчәк.
Ачылу тантанасы иртәгә, 6 мартта, 10:00 сәгатьтә була. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы корэш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе Попечительләр советы рәисе Марсель Мингалимов һәм Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин хөрмәтле кунаклар булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар 19-21 апрельдә Казанда узачак Россия чемпионатына сайлап алу булып тора.