Татарстан хоккейчылары - «Алтын шайба» Бөтенроссия ярышлары чемпионнары

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 29 февральдә, «Лачын» боз сараенда «Алтын шайба»хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының финал матчлары тәмамланды. Татарстан Республикасыннан 8 команда чыгыш ясады.

Финалда Актаныш хоккейчылары Кама Аланы командасы белән очраштылар һәм 6:1 исәбе белән җиңү яуладылар.

Ярышларны ябу тантанасы югары дәрәҗәле кунаклар катнашында узды, алар арасында Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе урынбасары Миләүшә Шакирова да бар иде.

Спортчылар «Алтын шайба»турнирындагы казанышлары өчен грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International