Кичә, 3 мартта, Сыктывкарда чаңгы спорты буенча Россиянең юниорлар беренчелеге тәмамланды, анда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 20 км дистанциядә масс-старттан ярышлар узды.
Татарстан спортчысы Дарья непряева 21-23 яшьтә юниорлар арасында Россия беренчелегендә җиңү яулады. Непряева 20 км дистанцияне уңышлы үтеп, ярышны 58 минут 31,12 секундта тәмамлый.
Икенче урынны Мәскәүдән Елизавета Маслакова алды, ул җиңүчедән 1,5 секундка гына калышты. Бронза медальне Мордовиядән Екатерина Никитина яулый.