Волейбол буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы «эшлекле хатын-кыз» мәдәни-спорт фестивале чемпионы булды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

1 марттан 3 мартка кадәр Мәскәү өлкәсенең «Огниково» спорт базасында «эшлекле хатын-кыз»ХХІХ Бөтенроссия мәдәни-спорт фестивале ярышлары узды.

Фестивальнең спорт өлешендә чаңгы узышлары, йөзү, өстәл теннисы, дартс, эстафета һәм волейбол буенча ярышлар узды.

Волейбол буенча Татарстан Республикасының хатын-кызлар җыелма командасы, аның составына Казан, Азнакай, Мамадыш һәм Түбән Кама спортчылары кергән, барлык көндәшләрен җиңеп, чемпион исемен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International