«Динамо-Татарстан» - карда волейбол буенча Россия Кубогы ияләре

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

8-10 мартта Красноярскида карда волейбол буенча Россия Кубогының финал этабы узды. Алтын медальләр өчен Кубокның гамәлдәге иясе «Локомотив» (Калининград) һәм Казанның «Динамо-Татарстан» командасы көрәште.

Татарстан волейболчылары, ике сетта үз көндәшләрен җиңеп, трофейның яңа ияләре булдылар(15:13; 15:12). Команда составына Елизавета Луконина, Анастасия Павлова, Ксения Райзер һәм Екатерина Храмцова керә. Баш тренеры Андрей Лебедев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International