Алтын, өч көмеш һәм бронза: Архангельскида брейкинг буенча Бөтенроссия ярышларында Казан спортчыларының нәтиҗәсе

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

9-10 мартта Архангельскида «Норд Экспо» күпфункцияле комплексында брейкинг буенча «BREAK RUMBLE»Бөтенроссия ярышларының быел беренче этабы узды. Быел серия 5 этаптан тора, алар Архангельск, Псков, Казан, Хабаровск һәм Түбән Новгородта узачак.

Исегезгә төшерәбез, «BREAK RUMBLE» сериясе ярышлары рейтинглы. Традиция буенча, аларда илнең иң яхшы спортчылары катнаша. Архангельскида иң көчлеләрне Россия Федерациясенең 29 субъекты вәкилләре билгели.

Брейкинг буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкилләре исәбендә биш бүләк: алтын, өч көмеш һәм бронза.

«10-12 яшьлек егетләр» номинациясендә Казанның iiginal People брейкинг мәктәбен тәкъдим итүче Урал Уразаев (B-boy Ural) җиңү яулады. Шул ук мәктәпнең башка вәкиле Мирослав Яковлев (B-boy Mir) «7-9 яшьлек малайлар»номинациясендә икенче булды.

Безнең спортчылар команда номинацияләрендә тагын ике көмеш медаль яуладылар. «10-15 яшьлек егетләр һәм кызлар» номинациясендә Ансар Сәйфетдинов (B-boy Saifoots) «Space Move Style»командасы составында көмеш медаль яулады. Өлкәннәр арасында команда ярышларында «19 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар» номинациясендә Казанның «Original People» командасы икенче булды, аның өчен Павел Мухин (B-boy Muha) һәм Евгений Первушкин (B-boy Cheerito) чыгыш ясады.

Бронза медальне «13-15 яшьлек кызлар» номинациясендә Соельянова Софья (B-girl Sofa) яулады.

Әлеге старт шулай ук Апрель аенда Мәскәүдә узачак брейкинг буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге сезонының төп стартларына әзерлекнең мөһим этабы булып тора. Искәртеп узабыз, Россия чемпионатында һәм беренчелегендә чыгыш ясау хокукын Татарстан җыелма командасының 40тан артык спортчысы яулады, нәкъ менә алар Мәскәүгә илдәге иң көчлеләр исеме өчен көрәшергә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International