27 февральдән 6 мартка кадәр Красные Ткачи бистәсендә узган 17, 20 һәм 27 яшькә кадәрге рус шашкасы буенча Россия беренчелегендә шахмат, шашка һәм Р.г. Нежметдинов исемендәге республика спорт мәктәбе спортчылары кыйммәтле медальләр яуладылар.
Спорт мастерына кандидат Максим Волков 17 яшькә кадәрге егетләр арасында тиз һәм яшенле программаларда ике алтын медаль иясе булды.
Спорт мастеры Шамил Гаязов 27 яшькә кадәрге юниорлар арасында тиз программада бронза медаль яулады.