16-17 мартта Казанда Көнчыгыш хәрби көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары – Сетокан «Идел буе батыры Кубогы»узачак.
Турнирда 26 төбәктән 800дән артык кеше катнашачак. Алар бу турнирда җиңү өчен генә түгел, ә быел октябрь аенда узачак дөнья чемпионатына юллама өчен дә көрәшәчәкләр.
Казан Теннис академиясе «Идел буе батыры Кубогы» ярышлары өчен мәйданчык булачак. Ачылу тантанасы 16 мартта 13:00 сәгатьтә була. Керү ирекле.