9-10 мартта Саранскида «Огарев Арена» бозында синхрон шуу буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Беренче ярыш көнендә командалар кыска программалар тәкъдим иттеләр, прокат нәтиҗәләре буенча КМС арасында икенче урынны Казанның «Идел» командасы алды (74,87 балл). Спорт осталары арасында икенче нәтиҗәне «Татарстан» командасы күрсәтте (77,82).
Ирекле программа прокатыннан соң 222,22 балл нәтиҗәсе белән «Татарстан»командасы Россия чемпионатының көмеш призеры булды. Россия беренчелегендә Идел дүртенче булып тәмамлый.