Су спорт төрләре сарае бассейнында суга сикерү буенча «Алтын барс» Бөтенроссия ярышлары башлана

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

19-22 март көннәрендә Су спорт төрләре сарае суга сикерү буенча «Алтын барс»бөтенроссия ярышларын каршы алачак. Ярышларда Россиянең 8 төбәгеннән 90нан артык спортчы катнашачак. 

Казанда 8-13 яшьлек спортчылар метрлы һәм өч метрлы трамплиннардан һәм манаралардан (3М, 5м, 7,5 м һәм 10 м) шәхси һәм синхрон сикерүдә чыгыш ясаячак. 

Ярышларны ачу тантанасы 19 мартта 15:00 сәгатьтә планлаштырылган. Тамашачылар өчен керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International