2024 елда балалар һәм яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстанның кышкы беренчелеге җиңүчеләре билгеләнде

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

10 мартта Казанда балалар һәм яшүсмерләр командалары арасында 2024 елда Футбол буенча Татарстан кышкы беренчелегенең финал уеннары узды. 2015, 2013, 2008 һәм 2010 елгы яшь төркемнәрендә җыелма командалар катнашты.

2015 елда туган балалар командалары арасында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасының яшь футболчылары җиңүче булды, икенче урынны Казанның «Максат» командасы алды, өченче урынны Чаллының «Строитель»командасы алды.

2013 елда туган балалар арасында Чаллы «КАМАЗ» футболчылары чемпион булды, икенче урынны Казанның «Хезмәт резервлары» алды, өченче урынны Түбән Каманың «Нефтехимика»командасы алды.

2008 елда туган яшүсмерләр командалары арасында Казанның «Савиново» футболчылары җиңү яулады, икенче урынны Казанның «Мирас» командасы алды, өченче урынны Чаллының «КАМАЗ»командасы алды. 

2010 елда туган егетләр командалары турнир тпблицасында түбәндәгечә урнашты: җиңүчеләр булып Казанның «максат» футболчылары, икенче урынны Казанның «Рубин» командасы, өченче урынны Түбән Каманың «Нефтехимика»командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International