Сириуста спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты кысаларында ир-атлар арасында шәхси күпбәйгегә нәтиҗә ясадылар. Бу дисциплинада иң яхшы спортчы булып Татарстан гимнасты Дэниел Маринов танылды.
Дэниел 84,250 балл җыя һәм Олимпия чемпионы Артур далалоян һәм Кирилл Прокопьевны узып китә.
Россия Чемпионаты 17 мартта тәмамланачак. Алда спортчыларга аерым төрләрдә бүләкләр уйнатырга туры киләчәк.