Татарстанда «әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе»республика онлайн – акциясенә йомгак ясалды. Конкурс «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды һәм Гаилә елына багышланды.
Конкурсның республика этабына гаилә әгъзалары тарафыннан ГТО нормативларын үтәүче 21 видеоролик сайлап алынды. Конкурста җиңүчеләр булдылар:
- Куликовлар гаиләсе (Бөгелмә районы));
- Романовлар гаиләсе (Әлмәт);
- Хәлиуллиннар гаиләсе (Спас районы));
Җиңүчеләргә ВФСК ГТО символикасы белән дипломнар һәм сувенир продукциясе тапшырылды.