Шимбә көнне, 16 мартта, сноуборд буенча Россия чемпионаты кысаларында Россиянең 13 төбәгеннән иң көчле спортчылар «Морозная» тавы битләүләрендә параллель слалом-гигант һәм параллель слалом дисциплиналарында ярыштылар. Ярышларда 60ка якын спортчы катнаша.
Алар арасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Красноярск, Камчатка, Приморье, Алтай һәм Краснодар крае, Кемерово, Сахалин, Чиләбе өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары спортчылары бар.
Параллель слалом-гигантта Татарстан спортчысы Милена Сарсембаева икенче урынны алды. Чемпион булып Красноярск краеннан Полина Кәримова, бронза-Наталья Соболева, ул Ханты-Манси автономияле округы Югра һәм Кемерово өлкәсеннән.