Никита Шлейхер манарадан суга сикерү буенча Евразия илләре Кубогы җиңүчесе

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

15-17 мартта Екатеринбургта суга сикерү буенча өченче Евразия илләре Кубогы узды. Ярышларда сигез илдән: Россия, Әрмәнстан, Беларусь Республикасы, Венесуэла, Куба, Эквадор, Үзбәкстан һәм Сербиядән 80нән артык спортчы катнашты.

Татарстан спортчысы Никита Шлейхер 498,35 балл нәтиҗәсе белән манарадан суга сикерү буенча җиңүче булды. Икенче урында Куба спортчысы Рамос Карлос, аның нәтиҗәсе 4 461,35. Призерлар өчлеген 429,70 балл күрсәткече белән Руслан Тернова япты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International