Архангельск өлкәсенең Малиновка шәһәрендәге чаңгы стадионында Чаңгы узышлары буенча 2024 елгы Россия чемпионаты ярышлары дәвам итә.
Татарстан чаңгычысы Иван Горбунов, Россия чемпионы Александр большуновтан 0,11 секундка гына калышып, ирекле стиль белән спринтер ярышында көмеш медаль яулады. Дистанцияне үтүгә ул 3 минут 13,49 секунд сарыф итә. Өченче булып ярышны Ханты-Манси автономияле округы командасыннан Сергей Устюгов тәмамлый, ул чемпионнан 0,96 секундка җиңелгән.
Ир-атлар арасында 20 км скиатлонда Олимпия чемпионы Александр Большунов җиңү яулады. Россия чемпионатының көмеш призеры Алексей Червоткин була, ул финиш турысында җиңүчедән 0.3 секундка калыша. Бронзаны Татарстан Республикасы вәкиле Сергей Ардашев яулады.
Татарстан Республикасына тагын бер медальне Лидия Горбунова алып килде, ул скиатлонда өченче урынны алды.