15-17 мартта Түбән Тагилда Трамплиндан чаңгыда сикерү буенча Россия чемпионаты узды, аның кысаларында 3 комплект бүләк уйнатылды.
Данил Садриев Түбән Тагилда Россия чемпионаты кысаларында к-120 трамплинында ир-атлар арасында шәхси ярышларда призер булды. Аның нәтиҗәсе 251,2 балл.
Михаил Назаров ике омтылыш суммасы буенча 262,8 балл җыйган,өченчесе - Евгений Климов (239,6).