10 мартта Видное шәһәрендә 2024 елның язгы сезонында GRAND-PRIX DUDUSHKIN FITNESS FAMILY исеме астында бодибилдинг буенча Беренче Бөтенроссия ярышлары узды. Бу ярышларда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 300гә якын спортчы катнашты.
Яр Чаллы шәһәреннән Татарстан Республикасы бодибилдинг Федерациясе спортчысы Антон Домницкий ярышларда лаеклы чыгыш ясап, «Пляж бодибилдинг 182+ см» категориясендә алтын һәм абсолют категориядә көмеш медаль яулады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «пляж бодибилдинг» категориясе Россия Спорт министрлыгының 31.01.2024 елгы Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелгән, бу аңа рәсми статус бирә һәм спорт исемнәре бирергә мөмкинлек бирә.