Мамадышта яңа тау чаңгысы комплексы ачылды

2024 елның 19 марты, сишәмбе

16 мартта Мамадыш калкулыкларында экстремаль һәм кышкы спорт төрләренең яңа паркын ачу тантанасы булды. Бу проект кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда Уңайлы шәһәр мохите булдырырга чакырылган федераль конкурста катнашу аркасында мөмкин булды. Россиядә милли проектларны гамәлгә ашыру Президент Владимир Путин Указына ярашлы рәвештә алга бара.

Тау чаңгысы комплексы төрле катлаулылыктагы һәм озынлыктагы өч трассаны үз эченә ала: 850, 550 һәм 500 метр, бу тәҗрибәле спортчыларның да, яңа башлаучыларның да сорауларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Комплекс ел әйләнәсе эшләячәк, ә җәйге вакытта кунаклар зиплайннан ләззәт ала алачак.

Ачылу тантанасында югары дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе рәисе Илнар Хафизов, шулай ук «траст компаниясе «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин катнашты.

Тау чаңгысы спорты-көчле, характерлы, ихтыярлы кешеләр спорты. Менә шундый кешеләр илебез, киләчәк үсешебез өчен кирәк, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International