16-24 мартта Архангель өлкәсенең «Малиновка» чаңгы спорты үзәгендә уза торган Чаңгы узышлары буенча Россия чемпионатында классик стильдәге команда спринты ярышлары тәмамланды.
Хатын-кызлар категориясендә өченче урын Татарстан Республикасы-1 командасына эләкте, аның составына Лидия Горбунова һәм Дарья непряева керде.
Ир-атлар категориясендә шулай ук өченче урында Татарстан командасы, анда Иван Горбунов һәм Сергей Ардашев чыгыш ясады.