18 мартта Кайбыч районының Федоровское авылында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта ГТО нормаларын тапшыру булды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Сынауларда катнашучылар, олы яшьтә булуларына һәм хәрәкәттә чикләүләргә карамастан, көч, чыдамлык, җайлылык һәм физик-ихтыяр сыйфатлары өчен күнегүләр ясау осталыкларын күрсәттеләр. Сынаулар гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышуны, урыннан озынлыкка сикерүне, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп, ике аякта утыруны үз эченә ала.