16-21 март көннәрендә Арзамас шәһәрендә төрле яшь категорияләрендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кылыч белән фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда 800гә якын спортчы катнашты. Татарстан саблистлары чемпионатның күпчелек медальләрен яулый алды.
Сергей Сомов алтын, Евгений Новиков икенче урынны алды, ә бронза медальләр Даниил Плотников һәм Кәрим Гыйләҗевка эләкте. Хатын-кызлар категориясендә алтын-Жанна Филиппова, көмеш-Екатерина Миронова, ә бронза-Серафима Агапова.
Команда көрәшендә «Татарстан 1» һәм «Татарстан 2» командалары катнашты, анда «Татарстан 2»командасы җиңү яулады.
24 яшькә кадәрге юниорлар арасында алтын медальне Сергей Сомов яулады, көмеш медальне Марк Мекешкин яулады, бронза медальне Кирам Яруллин алды. Кызларда алтынны Екатерина Миронова яулый.
Әлеге яшь категориясендәге команда көрәшендә 14 команда катнаша: 7 егетләр һәм 7 кызлар командасы. Татарстан спортчылары егетләр арасында алтын, кызлар арасында көмеш медальләр яуладылар.
21 яшькә кадәрге юниорлар арасындагы көрәштә беренче урынны Марк Мекешкин, икенче урынны Кирам Яруллин, пьедесталның өченче баскычын Даниил Плотников алды. Кызлар арасында алтын медальне Серафима Агапова, көмеш медальне Жанна Филиппова яулады.
Команда көрәшендә татарстанлылар алтын медаль яулады. Команда составына Марк Мекешкин, Даниил Плотников, Кирам Яруллин һәм Кәрим Гыйләҗев керә.
Евгений Новиков 18 яшькә кадәрге кадетлар арасындагы көрәшләрдә алтын медаль яулый.
Александр Горбылев, Дамир Маликов, Евгений Новиков һәм Даниил Плотников кергән Татарстан командасы алтын медаль яулады.
15 яшькә кадәрге саблистлар арасында иң яхшысы Жанна Филиппова булды, ә команда зачетында Татарстан егетләре дә, кызлары да бронза медаль яулады.
Яшь саблистлар арасындагы ярышларда Сәгыйдә Мөхәммәтдинова көмеш медаль яулап, аерылып тора. Егетләр арасында команда көрәшендә татарстанлылар көмеш медаль яулады.