Ведомствода 2023 ел йомгаклары буенча Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

25 мартта Татарстан Республикасы спорт министрлыгының конференц-залында 2023 ел йомгаклары буенча Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Министр урынбасары Алмаз Хөсәеновка көн тәртибе буенча алты пункт турында хәбәр иттеләр:

1. 2023 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы спорт министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын үтәү буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хисабы турында эшләр идарәчесе Булат Кадыйров хәбәр итте;

2. Хисап чорында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшнең торышы турында юридик һәм мобилизацион эш секторы мөдире Руслан Дияров сөйләде;

3. 2023 ел йомгаклары буенча үткәрелгән сатып алуларны һәм төзелгән гражданлык-хокукый килешүләрне һәм контрактларны анализлауны матди-техник тәэмин итү һәм дәүләт заказы бүлеге начальнигы Флюра Таһирова җиткерде;

4. Хисап чорында Татарстан Республикасы спорт министрлыгының кадрлар хезмәте эше турында җыелма мәгълүматны секторның кадрлар һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре буенча әйдәп баручы консультанты Гүзәл Сәлахова җиткерде;

5. Матбугат хезмәтенең баш белгече Ләйсән Гыйләҗева 2023 ел йомгаклары буенча «Интернет» челтәрен дә кертеп, ММЧда урнаштырылган Министрлыкның вазифаи затлары эшчәнлегендәге коррупция күренешләре турындагы мәгълүматны мониторинглау турында хәбәр итте;

6. Коррупциягә каршы торуның хокукый нигезен камилләштерү турында юридик һәм мобилизацион эш секторының әйдәп баручы консультанты Фирзәр Галләмов хәбәр итте.

Утырыш ахырында Алмаз Хөсәенов 2024 елда ведомствода тормышка ашырылырга тиешле коррупциягә каршы тору өлкәсендәге бурычларны әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International