Грек-рим көрәше буенча ИФО беренчелегенең биш медален Татарстан спортчылары яулады

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Пермь краенда 23 яшькә кадәрге грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Ярышларда Татарстан командасы составында җыелма команда тренеры Денис Таһиров җитәкчелегендә 12 спортчы чыгыш ясады.

Татарстан көрәшчеләре беренчелектә 5 медаль яулады:

Тимур Саляхов (55 кг.га) һәм Адель Халиков (60 кг. га) җиңүчеләр булдылар. Егорфимов 130 кг авырлыкта көмеш призер булды; Ильяс Зиннуров (67 кг авырлыкта) һәм Алексей Игнатьев (97 кг авырлыкта) дәрәҗә пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International