Төмәннең «Себер энҗесе» кышкы спорт төрләре үзәгендә биатлон буенча Россия чемпионатының өченче көне тәмамланды. Татарстанлылар Любовь Калинина һәм Евгений Асерхонов катнаш ялгыз эстафетада бронза яуладылар. Эстафетада 23 команда катнаша.
Йомгаклау протоколында пьедесталдагы урыннар түбәндәгечә бүленгән::
1 урын — Төмән өлкәсеннән Виктория Сливко һәм Евгений Гараничев;
2 урын — Пермь краеннан Анастасия Зырянова һәм Иван Колотов;
3 урын-Татарстан Республикасыннан Любовь Калинина һәм Евгений Асерхонов