Агерҗе муниципаль районының «Спутник» командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогы медальләрен яулады. Тренер Алексей Колчин җитәкчелегендә егетләр 2013-2014 елларда туган яшь төркемендә турнирның көмеш призерлары булдылар.
Ярышлар Буада узды, турнирда Татарстанның төрле районнарыннан 15 команда катнашты.