22 мартта Чаллыда татами ДЮСШ-12дә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча муниципальара ярышлар узды.
Турнир бүләкләре өчен Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасының дүрт шәһәреннән 125 спортчы көрәште. Тренер А.А. Свитлишина җитәкчелегендәге ДЮСШның Агерҗе мәктәбе спортчылары әлеге спорт төрендә беренче тапкыр чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.
Мәсәлән, Кашиева Альбина өченче урынны алды, ә Ибраһимова Элина мактаулы икенче урынга лаек булды.