Актаныш районы буенча ГТО координаторы чаңгы узышлары буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры булды

2024 елның 24 марты, якшәмбе

19-23 мартта Сыктывкар шәһәрендә Чаңгы узышлары буенча Россия беренчелеге узды.

ТР җыелма командасы составында Актаныш районы буенча «ГТО» ВФСК муниципаль координаторы Хаҗиев Равил катнашты, ул классик стильдә 10 км дистанциядә көмеш медаль яулады.

Искәртеп узабыз, ГТО чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International