Яр Чаллыда каратэ буенча уку-күнекмә җыеннары узды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә каратэ буенча Россия чемпионы Данил Данилов җитәкчелегендә уку-күнекмә җыеннары узды. 27-30 март көннәрендә Чаллы һәм Түбән Кама спортчылары һәм тренерлары ТР каратэ балалар лигасының икенче этабына һәм «Ак Бүре»Кубогына әзерлек кысаларында оештырылган чарада катнаштылар. Чараны «Чаллы» каратэ спорт үзәге һәм ТР каратэ федерациясе президиумы әгъзасы Игорь Николаевич Демаков оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International