Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең Казандагы халыкара спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш эшендә Россия спорт министры Олег Матыцин (видеоэлемтә буенча), РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Раис ил җитәкчелегенә Казанда шундый зур халыкара вакыйга уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Бу масштаблы проектны уңышлы тормышка ашыру өчен бездә барлык кирәкле ресурслар бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, быелның гыйнварында Казанда Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитинның уртак рәислегендә федераль оештыру комитеты утырышы узды. Брикс уеннарына әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар планы расланды. «Бүген аны башкару буенча актив эш алып барыла. Республикада Брикс уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оператив штаб, шулай ук Уеннарны әзерләү һәм үткәрү юнәлешләре буенча эшче төркемнәр составы төзелде һәм расланды. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар максималь рәвештә эшкә кертелгән һәм чараны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыруга юнәлдерелгән. Безгә күрсәтелгән ышанычны югары бәялибез», - дип ассызыклады Раис Татарстан.
Олег Матыцин Казанның Брикс уеннарын үткәрү мөмкинлекләрен югары бәяләде. «Татарстан башкаласы халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге спорт чараларын оештыруда зур тәҗрибәгә ия. Күптән түгел Казанда «Киләчәк уеннары» беренче мультиспорт турниры уңышлы узды. Алдагы Брикс уеннары спорт календаре буенча мөһим урын алып тора, шуңа күрә җыелма командаларны әзерләү буенча спорт федерацияләре белән җентекле эш алып барыла. Быел Россия БРИКС берләшмәсендә рәислек итә, бу югары дәрәҗәдәге кунаклар килү сәбәпле аерым җаваплылык йөкли. Һичшиксез, БРИКС спорт уеннары горурлык өчен тагын бер сәбәп булачак», - дип билгеләп үтте РФ спорт министры.
ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, БРИКС илләре уеннары Казанда 2024 елның 10-26 июнендә узачак. Спорт программасына БРИКС илләрендә иң популяр 29 спорт төре буенча ярышлар кертелгән. Ярышларны үткәргәндә 18 спорт объекты җәлеп ителәчәк. БРИКС уеннары ачык форматта узачак. 75 илдән 5 меңгә якын катнашучы көтелә. Ярышларда катнашучылар өчен мәдәни һәм экскурсия программалары оештырылачак. Аерым алганда, кунаклар Сабантуй бәйрәмендә катнаша алачак, ул Уеннарны ябу тантанасы белән берләштереләчәк.
Оештыру комитеты әгъзалары турнирда катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү, спорт объектларын әзерләү, мәдәни һәм волонтерлык программаларын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.