Бүген Мәскәүдә SPORT B2B EXPO&FORUM форумында «Спорт инфраструктурасының киләчәгенә караш» панель дискуссиясе узды. Спикерлар якындагы ун елда спорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук фаразларга, трендларга, перспективаларга һәм куркынычларга күзәтү уздырдылар. Катнашучылар милек формаларының төрле вариантлары, идарә структуралары һәм икътисадый модельләр турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасында Спорт корылмаларының үсеше һәм эше турында ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев сөйләде:
«Татарстан Республикасы илдә спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча лидерларның берсе. Республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә аерым спорт заллары, бассейннар, боз сарайлары, ел әйләнәсе эшли торган манежлар эшли. 2023 елда Татарстан Республикасында 139 спорт корылмасы файдалануга тапшырылган һәм бүген аларның саны 11 820 берәмлек.
Бүген безнең төбәктә объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла. Безнең бурыч яңа объектлар төзүдә генә түгел, ә элек төзелгәннәренә ярдәм итүдә дә. Моннан тыш, 2020 елдан Татарстанда дәүләти-хосусый партнерлык программасы гамәлгә ашырыла һәм бүген халык алардан актив файдалана.
Казанда «Киләчәк уеннары»на ачылган фиджитал-үзәк быел безнең өчен яңа объект булды. Үзәк физик һәм киберспорт симбиозы буенча уникаль булды һәм яшь аудиториядә зур кызыксыну уятты», - дип сөйләде Илдар Садриев.