23 апрель көнне Россия Олимпия комитетында SportsFacilities-2024 премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү булды. Премия йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россиянең иң яхшы биш төбәге арасына керде.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Республикасында 139 спорт корылмасы файдалануга тапшырылган һәм бүген аларның саны 11 820 берәмлек, ә спорт корылмаларының берьюлы үткәрү сәләте күрсәткече республикада 2023 елда 71,7% ка җиткән (берьюлы барлык спорт корылмаларында 327,5 меңнән артык кеше шөгыльләнә ала).
Татарстанда ел саен спорт объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүнең ике программасын гамәлгә ашыруга һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзүгә 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруның 10 елында республикада 1153 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, шул исәптән: 40 хоккей тартмасы, 44 модульле чаңгы базасы.
Климат шартларын исәпкә алып, сыйфатлы тренировка процессын оештыру өчен республикада 2020 елдан ябык футбол манежлары төзелә башлады. Барлыгы 4 ел эчендә 16 шундый Манеж төзелде. 2024 елда тагын 4 футбол манежы һәм 15 универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.