19-23 апрель көннәрендә Ташкентта VII ачык Үзәк Азия кендо фестивале узды. Ярышлар дөньяның 6 иленнән: Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Кыргызстаннан, Россиядән һәм Израильдән 60 тан артык алдынгы спортчыны берләштерде. Моннан тыш, ярышларда Корея Республикасы һәм Япония вәкилләре катнашты.
«Кю-кап» категориясендә ир-атлар арасында шәхси ярышларда Казан спортчысы Артур Салмияров җиңде. Бу халыкара турнирның берсүзсез чемпионы булып ул инде икенче ел рәттән таныла. «Дан» дәрәҗәсендәге остаханә ияләре арасында алтынны Татарстан вәкиле Анатолий Сигал яулады.
Татарстан спортчыларының уңышларын Бөтенроссия кендо федерациясе президенты Владислав Толкишевский шәрехләде:
«Осталык дәрәҗәсе һәм фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта, шуңа күрә татарстанлыларның халыкара аренада җиңүләре Россия спортының югары статусын ныгыта. Моннан тыш, чемпионнар яшь спортчылар өчен ачык үрнәк булып тора».