14-21 апрель көннәрендә Салават шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия финал ярышлары узды. Турнир «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Татарстан Республикасы данын Баулының «Девон» командасы яклады. Хоккейчылар – 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. ТРның югары категорияле тренер-укытучысы һәм физик культура һәм спорт отличнигы Владимир Орлов җитәкчелегендә шөгыльләнделәр. Гаҗәеп сугышчан рух күрсәтеп, «Девон» командасы 16 команда арасында үз дивизионында җиңүче булды. Шулай ук Татарстан хоккейчылары индивидуаль номинацияләр отты:
«Иң яхшы сакчы» - Тимур Мөхәммәтҗанов
«Турнирның "Девон" командасында иң яхшы уенчысы» – Данил Золотухин
«Турнирның иң яхшы тренеры» – Владимир Орлов
Хәзер командага 15-20 майда Химкида узачак турнирның суперфиналында чыгыш ясарга туры киләчәк.