Казанның «Ак Барс» спорт көрәшләре сараенда 29 апрельдә «Olimpbet. Чемпион юлы» профессиональ бокс кичәсе узачак. Оештыручылар һәм катнашучылар матбугат конференциясендә булачак сугышлардан өметләре белән уртаклаштылар.
«Тамаша 29 апрельдә 18:00 сәгатьтә Казанның «Ак Барс» спорт көрәшләре сараенда башлана. Россия, Иран, Танзания боксчылары катнашында 10 раунд буенча барлыгы 10 сугыш планлаштырылган. Ун көрәшнең җидесе халыкара булачак. Әлмәттә туып үскән Виталий Петряковның, бокс буенча Россиянең спорт мастеры, WBC версиясе буенча яшьләр арасында дөнья чемпионы, IBA билбавы иясе, һәм Новосибирскидан Никита Мирошниченконың, бокс буенча Россиянең спорт мастеры, WBO версиясе буенча яшьләр арасында дөнья чемпионы, Team Canelo (Мексика) командасы вәкиле көрәше иң мөһиме булачак», – дип сөйләде ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин.
Бу 70 кг га кадәр категория. ике боксчы да җиңелү белми. Петряков активында 16 матчта 16 җиңү, шул исәптән 11 нокаут белән, РФдә рейтингның беренче номеры һәм boxrec рейтингы буенча дөньяда 14 нче. Мирошниченконың 15 көрәштә 15 җиңүе, 4 нокаут. Көчле, хәрәкәтчән сугыш көтелә. Катнашучылар арасында ТР көрәшчеләре, Пермь, Пятигорск, Якутия боксчылары да бар.
«Турнир халыкара, әһәмиятле. Петряков һәм Мирошниченконың дуэле зур кызыксыну белән көтелә, икесе дә төрле берләшмәләрдә яшьләр арасында дөнья чемпионнары титулына ия. Виталий Казанда, Никита Мексикада шөгыльләнә. Безне искиткеч шоу көтә, конкурентлы, алдан фаразлап булмаслык нәтиҗә белән мавыктыргыч көрәш. Уңыш карьера үсешендә төп фактор булачак һәм җиңүче рейтингын күтәрәчәк», – дип билгеләде Ratel Pro Fight промоутер кампаниясенең спорт директоры Алексей Васильев.
Ул искә төшергәнчә, санкцион чикләүләр аркасында Россия үзенә АКШ һәм Европадан сугышчыларны чакыра алмый, аның каравы бу оештыручыларга Үзәк һәм Латин Америкасына, Африкага, Азиягә игътибар итәргә мөмкинлек бирде.
Турнирда катнашучы, көрәшче Виталий Петряков аларны көндәшләре белән көндәшле һәм мавыктыргыч сугыш көтә, дип белдерде.
«Нәкъ менә Казанда 2018\2019 елгы сезонда мин Казан Кремле Кубогында профессиональ рингта дебют ясадым. Монда мине күреп алдылар һәм контракт тәкъдим иттеләр. Минем кумирым – минем тренерым Владимир Зыков, 19 сугышта бер тапкыр да җиңелмәгән дөнья чемпионы. Мин аны узып китәргә телим. Сугышка әзерлек минем стандарт, минем команданың һәр әгъзасы үз эшен белә. Бергә без бик зур эш башкардык. Билгеләп үтәм, минем көндәшем җиңелүләр белми, дисциплиналы, аның да командасы яхшы. Рингка чыкканда нәрсә теләгәнен белә», - диде ул.
Турнирның икенче катнашучысы Никита Мирошниченко, ул Майк Тайсон портреты белән майкада килгән, (хатынының бүләге) оппонентына аның туган илендә күнегүләр ясавына көнләшкән.
«Безнең Россиядә талантлы егетләр бик күп, бокс дәрәҗәсе мин шөгыльләнгән АКШ яки Мексикадан ким түгел. Әмма Россиядән халыкара дәрәҗәгә чыгу кыен, гаять зур акчалар таләп ителә. Шулай килеп чыкты, минем Новосибирскида Виталийныкы кебек кешеләр табылмады. Ул югары класслы команда, югары рейтинглы яхшы оппонент. Без икебез дә яхшы, конкрет орыш өчен кемнең стиле яхшырак икәнен карарбыз», - дип аңлатты спортчы.
Башлап килүче боксчыларга ул, әгәр алар бу спорт төре белән җитди шөгыльләнергә карар кылсалар, үз командаларын җыярга һәм «урам сугышларына» вакыт терәм итмәскә киңәш итте.