Кылыч белән фехтование буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Софья Великая һәм суга сикерү буенча олимпия чемпионы Илья Захаров БРИКС илләре уеннарының илчеләре булдылар.
Илчелеккә багышлау тантанасы «Киләчәк мөмкинлекләре: дәвамлы һәм актив тормыш. Спорт» пленар сессия кысаларында ВДНХда «Россия» форумы күргәзмәсендә узды. Олимпия чемпионнарына илчеләр сыннарын Россиянең спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов тапшырды.
«Минем өчен, гамәлдәге спортчы буларак, БРИКС уеннары илчесе булу бик зур мөмкинлек – бу үз талантымны, осталыгымны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Шунысы мөһим, мондый турнир безнең илдә узачак һәм Уеннарның һәрвакыт якты спорт бәйрәмнәре уздыручы Казанда узуы бигрәк тә искиткеч. Мин бу бөек хәрәкәтне горурланып кабул итәм һәм уеннар илчесе булам», - дип белдерде Софья Великая.
Илья Захаров сүзләренчә, турнир дөнья спортында мөһим вакыйга булачак.
«Миңа БРИКС уеннары илчесе булу бик шатлыклы, чөнки мин бу ярышларның дөнья спортында яңа әйләнеш булачагына ышанам. Безнең спортчыларга ярдәм итәр өчен, һичшиксез, бу ярышларны карарга килегез, хәзер бу аеруча мөһим», — дип сөйләде Илья Захаров.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, БРИКС илләре уеннарына ихтыяҗ зур булган, бу хакта билетлар сатуның уңышлы башлануы дәлилли.
«Без узган сишәмбедә ярышларга билетлар сатуны ачтык – уеннар ачылуга 50 көн кала – һәм ике көн эчендә 100 мең тирәсеннән 4,5 мең билет саттык инде. Без сатуларның зур географиясен күрәбез, билетларны Казан һәм Татарстан кешеләре генә түгел, ә бөтен ил һәм дөньяның төрле илләреннән җанатарлар да сатып ала», - дип аңлатты Владимир Леонов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казандагы 2024 елгы БРИКС уеннарына билетларны БРИКС Уеннарының рәсми сайтында яисә турнирның рәсми партнеры kassir.ru сайтында алырга мөмкин.