Казан «Сокол»ы LEON-Икенче Б лиганың беренче өй матчын уздырачак

2024 елның 26 апреле, җомга

Якшәмбе көнне, 28 апрельдә, Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында LEON-Икенче Б лигасы 4 төркеменең 3 нче туры матчы узачак, анда Казанның «Сокол» командасы «Крылья Советов-2» (Самара) командасын кабул итәчәк.

«Сокол» командасы (Казан) 2023 елда өч һәвәскәр турнирында җиңү яулады: Татарстан Кубогы, Татарстан Чемпионаты һәм «Идел буе» төбәкара футбол берлеге Кубогы. Төбәкара турнирда җиңү «Сокол»га 2024 елда Икенче лиганың Б дивизионындагы һәвәскәр булмаган футбол клублары ярышларында катнашу өчен гариза бирергә хокук бирде.

«Сокол»ның үзенчәлеге шунда ки, команда составының 80 проценты Казан һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендәге футбол мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән тулыландырылган. Команда заявкасына кертелгән 28 футболчының 15е өчен бу сезонның Икенче Б лигасындагы уеннары профессиональ карьерасында дебют булдылар яки булачак. Сезоннар арасында клуб, профессиональ футболда дебютка әзерләнеп, Россиянең башка төбәкләрендәге профессиональ клублардан Татарстанда тәрбияләнүчеләрне: Данила Матвевнинны (Әлмәт урта мәктәбе), Никита Верхуновны, Никита Кисляковны (икесе дә – Вахитов районы урта мәктәбе, Казан), Руслан Щербинны («КАМАЗ» ФК, Яр Чаллы) кайтарды. Шулай ук команда составын профессиональ футболда чыгыш ясау тәҗрибәсе булган уенчылар көчәйтте: һөҗүмче Павел Соломатин, сакчы Роман Ткачук, капкачылар Владимир Фролкин һәм Вадим Гуськов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International