28 һәм 29 апрельдә Казанда Җәйге велосезон ачылачак.
28 апрельдә «УРАМ» паркында «Елга буйлап әйләндер» дип аталган Җәйге велосезон ачыла. Катнашучыларны җыю иртәнге 10:00 сәгатьтә, старт - 11:00 сәгатьтә планлаштырылган.
29 апрельдә Зөя утрау-шәһәренә бару планлаштырыла. Катнашучылар иртәнге 9:00 сәгатьтә җыелачак, старт – 10:15 сәгатьтә. Җыелу урыны – «Содружество» АҖ ППК ярдәмендә Казан-1 тимер юл вокзалы.
Чара Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә уза. Чараны KazVel велоберләшмәсе оештыра.