Никита Маслеников пуля белән ату буенча Бөтенроссия ярышларында икенче медаль яулады

2024 елның 27 апреле, шимбә

Яшүсмерләр арасында пуля белән ату буенча Бөтенроссия ярышларында татарстанлы Никита Маслеников икенче бронза медаль яулады. Ижауда узган турнирның дүртенче көнендә спортчы МВ 3х20 – кечкенә калибрлы винтовка өч торыштан 60 тапкыр, 50 м күнегүендә мактау пьедесталына күтәрелде.

Квалификациядә Никита Маслеников 570 (21 х), финалда 390 очко җыйды. Аннан югарырак пьедесталда Удмуртия җыелмасының ике вәкиле – Иван Гвоздиков һәм Даниил Березкин гына урнашты.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия ярышлары стартында беренче медальне Никита Маслеников МВ-60м күнегүендә ике көн элек яулаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International