Дартс буенча Россия чемпионатында Татарстанны өч спортчы тәкъдим итте

2024 елның 26 апреле, җомга

20-24 апрель көннәрендә Мәскәүдә дартс буенча Россия чемпионаты узды. Россиянең 40 субъектыннан 300 дән артык спортчы Россия башкаласына «шәхси», «парлы», «команда» турнирларында, «трипл-микст» һәм «Америка крикеты» кебек дисциплиналарда медальләр уйнату өчен килде.

Чемпионатта Татарстан Республикасы җыелма командасын 3 спортчы — Рөстәм Вәлиев, Алексей Крылов һәм Роберт Гәрәев тәкъдим итте. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне Казаннан Рөстәм Вәлиев күрсәтте. Ул «Америка крикеты» дисциплинасында топ-16га кереп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International