Азнакайда Пенсия фонды хезмәткәрләре арасында зона ярышлары узды

2024 елның 26 апреле, җомга

26 апрель көнне Азнакайда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Пенсия фонды хезмәткәрләре арасында зона ярышлары узды. Ярышларда Азнакай, Сарман, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә һәм Зәй бүлекләре хезмәткәрләре катнашты. Турнирда аларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.

Ярышлар программасына 6 спорт төре кертелгән: йөзү, өстәл теннисы, футбол, бадминтон, армрестлинг һәм волейбол. Лидерлар өчлеге түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Азнакай районы;

2 урын – Ютазы районы;

3 урын – Әлмәт районы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International