Бүген Саранскида регби буенча Россия Суперкубогы өчен матч узды. Казан «Стрела - Ак Барс»ы һәм Пенза «Локомотив»ы төп вакытта тигез исәпкә уйнады, 19:19. Матчтан соңгы тибүләр сериясендә 3-1 исәбе белән казанлылар җиңде.
Бу ике команда өчен дә ярты ел эчендә беренче рәсми матч булды. Суперкубокка илнең гамәлдәге чемпионы «Локомотив» һәм Россия Кубогы иясе «Стрела» дәгъва кылды. Шунысы игътибарга лаек, кайбер сәбәпләр аркасында Суперкубок 2017 елдан бирле уйнатылмады. Казанлылар да, пензалылар да бу трофейны бер тапкыр да яуламаганнар. Һәм менә «Стрела» активында беренче Суперкубок.
Беренче тайм каты һәм тигез көрәштә узды, анда көндәшләр һөҗүм итүгә караганда чит һөҗүмнәрне яхшырак җимерделәр. Нәтиҗә буларак, команда очколарын штрафтан гына җыйдылар. Башта пензалылар алга чыкты, 3:0. Алты минуттан соң тигезлекне Якобус Мараис торгызды, 3:3. Тайм уртасында «Локомотив» яңадан штраф сугуын гамәлгә ашырды, 6:3. «Стрела» ул арада азчылыкта кала. Ә составлар тигез булгач, Мараис үзенең икенче штрафын кертте, 6:6. Әмма беренче яртысының соңгы секундларында пензалылар өченче штрафны гамәлгә ашырдылар, 9:3.
Икенче таймда бик тиздән Мараис үзенең өченче штрафын кертте, 9:9. Алты минуттан Сергей Янюшкин да пензалыларда үзенең дүртенче штраф тибүен гамәлгә ашырды, 12:9. Ләкин казанлыларның атакалары торган саен куркынычрак була бара. Бастылар, бастылар һәм бетерделәр. Тамашачы матчта беренче тапкыр Виталий Живатов ясаган омтылышны күрде. Мараис гамәлгә ашыруны өстәде, 12: 16. Ахырга биш минут кала «Локомотив»ка тормышка ашыру омтылышы барып чыкты, 19:16. Очрашуның кульминациясе. Агата Кристи ял итә. Очрашуның соңгы секундында Мараис чираттагы тапкыр оста итеп штрафны сукты, 19:19.
25 метрдан капкага сугулар сериясендә җиңүчене ачыкларга туры килде. Бишәр сугу. Нервлар чиктә. Казанлылар өч алымны гамәлгә ашыра (Степан Хохлов, Йоханнес Тромп һәм Эдмунд Людик), пензалылар бер, 3:1.