Чирәмдәге хоккей буенча Россия Кубогының финал матчында Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы үз стадионында «Динамо-Электросталь»не 2:1 исәбе белән җиңде. Бу казанлыларның яңа сезонда икенче трофее.
Узган атнада Суперкубок өчен матчта казанлылар электростальлеләрне җиңде (3:2), һәм менә трофей өчен элеккеге көндәшләрнең чираттагы дуэле. Хуҗалар эффектлы башладылар. Нибары 28 секундтан соң Андрей Семенов, 1:0 исәбе белән, матур тизлек комбинациясен төгәлләде. Икенче периодның соңгы секундында электростальләр тигезлекне шундый эффектлы итеп торгыздылар, 1:1. Өченче чирек каты көрәштә, ләкин голсыз үтте. Хәлиткеч тупны хуҗалар, дөресрәге Николай Янкун, матч ахырына өч минут кала гына керттеләр, 2:1. Төп көндәшне авыр җиңү, бер атна эчендә Казан клубының икенче трофее. Һәм илнең бишенче Кубогы «Динамо-Ак Барс» активында.