Татарстан спортчысы рус шашкасы буенча Европа беренчелегендә өч көмеш медаль яулады

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

19 апрельдән 28 апрельгә кадәр Төркиядә, Кемерда, 17 яшькә кадәрге егетләр арасында рус шашкасы буенча Европа беренчелеге узды.

Шахмат, шашка, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге республика спорт мәктәбе спортчысы, спорт мастерына кандидат Максим Волков берьюлы 3 көмеш медаль яулады: классик, тиз һәм яшенле программаларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International