Бөгелмәдә 5-8 сыйныф укучылары өчен «ГТО билгесенә» язгы кроссы үткәрелде

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Бөгелмә районында район мәктәпләре укучылары арасында ГТО фестивале һәм «ГТО билгесенә» язгы кросс уздырылды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Энергетик»стадионында узды. Анда 5-8 сыйныфларның 250дән артык укучысы катнашты.

Аларга кыска һәм уртача дистанцияләргә кросс йөгерергә туры килә. Җиңүчеләр һәм призерлар шәхси-команда зачетында билгеләнде. Һәр яшь төркемендәге иң яхшы йөгерүчеләргә Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International