Азнакайда хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге егетләр ГТО нормативларын үтәделәр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2 майда Азнакай шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьтәге егетләр нормативларын үтәделәр. Балалар югары перекладинада эленеп торудан тарту, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп тору, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, ике аягы белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү һәм 60 метрга йөгерү кебек нормативларны үтәгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексының барлык чаралары «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International